29 гыйнвар 2020 яңалыклары
-
Йөрәк түрендә урын алган Әлдермеш
Китапларда язылган, җырларда җырланган күренекле Әлдермеш - Биектау районының хәзинәсе ул. Җирлекнең табигате бу якларга бик күп кешене җәлеп итеп, ымсындырып тора. Чөнки ул үзенең данлыклы атамасы белән генә түгел, гаҗәеп матур урынга урнашкан булуы белән дә игътибар үзәгеннән төшми.
-
Иң матур Яңа ел чыршыларының берсе - Биектау районында
Татарстан Республикасы хөкүмәте йортында “Иң яхшы Яңа ел бизәлеше” бәйгесенә йомгак ясалды. Призлы урыннарга ия булган авыл районнары арасында Биектау районы да бар. Быелгы конкурсның үзенчәлеге - ул ТАССРның 100 еллыгына багышланды. Җиңүчеләрне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады.
-
Авыл укый, эшли, җырлый - димәк, яши!
25 гыйнварда Биектау районы Семиозерка авыл җирлегендә халык җыены уздырылды. Районда бара торган барлык җыеннардагы кебек үк, биредә дә очрашу Биектау районының 2019 елда ирешкән уңышларына багышланган фильм күрсәтү белән башланып китте. Район казанышларыннан хәбәрдар булган кешеләр белән сөйләшүе дә җиңелрәк бара.